8 сентября 2019 года

Бу – республикада яшәүчеләрдән “Единая Россия”нең Татарстан бүлегеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар адресына тәкъдимнәр һәм наказлар җыюның яңа заманча системасы.

“Минем депутат” республикада яшәүчеләр белән “Единая Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидат арасындагы аралашуның ачыктан-ачык, уңайлы, тәгаен проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән булуын тәэмин итә.

Бу ни өчен кирәк?

Сайтта сез «Единая Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге кандидатларына өч ысулның берсеннән файдаланып наказ калдыра аласыз:

Ваш наказ кандидатам Татарстанского регионального отделения партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ» будет учтен при формировании и реализации программы действий регионального отделения партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ».

Кандидат белән нәрсә турында сөйләшергә?

Сездән мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният кебек социаль әһәмияткә ия булган тармакларны үстерүгә бәйле тәкъдимнәр көтеп калабыз.

Сез күптән түгел килеп туган яки киресенчә, шактый вакыттан бирле хәл ителми торган проблема турында хәбәр итә аласыз. Үзегез яшәгән урамны, ишегалдын, авылны, шәһәрне төзекләндерүгә бәйле тәкъдимнәрне җиткерә аласыз

Үзегезне борчыган, булачак яки хәзер эшләүче депутат вәкаләтләре өлкәсенә караган теләсә нинди проблеманы күтәрә аласыз.

Әлеге мөмкинлектән ни өчен файдаланырга кирәк?

2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары сайланчак.

Республикабызның алга таба кайсы юнәлешләр буенча үсеш алачагы сайланган депутатларга куелган бурычларга бәйле.

Сез җиткергән тәкъдимнәр, проблемалар һәм наказлар сайланган депутатлар – “Единая Россия” партиясе әгъзалары өчен беренче чираттагы бурычлар итеп билгеләнәчәк.

“Минем депутат” – булачак депутат белән турыдан-туры элемтә урнаштыру, аерым эшләрне тормышка ашыру өчен бурычлар билгеләүнең уңайлы ысулы.

Сайлаудан соң бу ничек эшләячәк?

Сайлаудан соң система үз эшен дәвам иттерәчәк. Ул халык белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайланган депутатлар арасында элемтәне тәэмин итәчәк, гражданнарның гамәлдәге депутатлар адресына тәкъдимнәрен һәм мөрәҗәгатьләрен онлайн–кабул итү урынына әвереләчәк.

Сайланган депутатлар үз эшчәнлеген “Минем депутат” системасы аша килеп ирешкән халык фикеренә нигезләнеп алып барачак.

Вәкаләтләр чоры тәмамлануга депутатлар – “Единая Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары “Минем депутат” системасы аша килеп ирешкән наказлар һәм тәкъдимнәрнең үтәлеше турында хисап тапшырачак. Нәкъ менә шул рәвешле республикада яшәүче һәркем үз наказы яки тәкъдименең үтәлешен контрольдә тота алачак.

2020 елда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын сайлау узачак. Депутатлар – “Единая Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең шәһәр һәм район советлары әгъзалары шулай ук “Минем депутат” системасына керәчәк һәм республикада яшәүчеләрнең наказлары һәм тәкъдимнәре белән эшләячәк.

Программа партии
Здесь Вы можете ознакомиться с Предвыборной программой Татарстанского регионального отделения партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ»